Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шаулап - гөрләп яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте

Куанычлы шатлыклар, мең төрле мәшәкәтләр белән көн артыннан көн, ай артыннан ай уза.

Әле кайчан гына шау чәчәкле язларга, нурлы җәйләргә, мул көзләргә сокланган идек. Ә менә бүген инде кыш. Тагын бер елыбыз артта калды.

- Яңа ел концерты елдагыча яңа ел тамашасы белән башланып китте. Сәхнәгә былтыр шүрәле, дию, убырлы һәм куяннар чыкса, быел пиратлар, җеннәр, кар бабай һәм аждаһа чыкты.. Бәйрәм белән котлап авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев залда утырган тамашачыга җылы сүзләрен җиткерде. Сәхнәгә берсеннән-берсе моңлы җырчылар, оста биючеләр чыкты. Тамашачы һәрбер концерт номерын зур алкышларга күмде. Концерт төрле уеннар белән үрелеп барды. Тамашачы лотерея уенын елдагыча бик бирелеп, яратып уйный. Кыскасы без дә, тамаша кылырга килгән халык та, Яңа ел бәйрәменнән бик канәгать калдык.

Тулы зал белән концертыбызны карарга чыккан авылдашларга, кайткан кунакларга, безнең сүзне тыңлап концертыбызда катнашкан җырчыларга, биюче егет-кызларга, гармунчыбыз Гыйззәтуллин Хәдис абыйга, тамаша уйнаучыларга, кыш бабай белән кар кызына, шәмәкиләргә һәм уеннарда катнашкан иң актив егетләребез Яруллин Ринат белән Сәйфетдинов Фәнисләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Барыгызга да саулык- сәламәтлек, озын гомер телибез. Киләсе яңа елларны да шулай тыныч, сау – сәламәт килеш, шатлык-сөенечләр белән каршы алырга насыйп булсы, - дип матур теләкләрен җиткерде Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев