Сәламәтлек — беренче чиратта: Күгәй авылында күчмә флюорография машинасы эшләде
Авыл халкының сәламәтлеге һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Бүген Күгәй авылында күчмә флюорография машинасы эшләде. Килеп тикшеренү өчен авыл халкы бик бердәм булып җыелды, чөнки һәркем үз сәламәтлегенең мөһимлеген яхшы аңлый.
Бүген ниндидер сәбәпләр аркасында килә алмый калучылар да борчылмасын: алар Норлат участок хастаханәсенә барып, рентген тикшеренүен уза алачак.
Дөрес эшлисез, дуслар! Сәламәтлек һәрчак беренче урында булырга тиеш. Үзегезне саклагыз һәм вакытында тикшеренеп торыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев