Сагындыра икән туган як
Исәнмесез, кызлар. Яшел Үзән шәһәре һәм районыбызның татар телле укучылары өчен даими чыгып килгән «Яшел Үзән» газетасының мөхтәрәм баш мөхәррире Илсөя Завилейскаяга һәм редакциянең барлык хезмәткәрләренә шушы тотрык лы, тырыш хезмәтегез өчен Аллаһның чиксез рәхмәтләре булса иде.
Район газетасы безнең өчен гомер буе рухи азык, нур булды. Үзем татар җанлы, телебезгә һәм динебезгә битараф булмаган, Олы Шырданда туып үскән нечкә күңелле мөселман кешесе буламын. Язмыш кушуы буенча авылдан китәргә туры килде. Гомерем буе авылны сагынып яшәдем. Белгәнегезчә, безнең авыл төньякка авышрак җиргә урнашкан. Туган туфракка балаларым белән кайтканда, авыл кырыена килеп җиткәч, туктарга кушам. Машинадан төшәм дә, авылга һәм аның тирә-як табигатенә шактый озак итеп карап торыла. Монда үткән гомерләр искә төшә. Күңел нечкәрә. Шул чакта туган уй-фикерләрне бераз рифмага салып, сезнең хөкемгә юллыйм. Газета аша халыкка җиткерү муафыйкъ булса, бәлки кемнәрдер уйланыр, яхшы гамәлләр кылыр дигән уйда калам.
Җирсеп кайту
Бу – минем туган авылым,
Әнә-ә безнең өй тора.
Киләчәк көннәребезне
Матур булыр дип юра.
Әнә-ә безнең Акъяр тавы,
Әнә-ә Сәкел таллары.
Яшьлек таңым монда калды,
Һич булмады яллары.
Әнә-ә элекке колхозның
Хуҗасыз фермалары.
Авыл халкының колхоз дип,
Әрәм киткән маллары.
Әнә-ә көтү көткән кырлар,
Печән чапкан үзәнлек.
Тормыш безне һаман сыный,
Ә шулай да түзәрлек.
Әнә-ә чия бакчалары,
Мәчетнең манарасы.
Зират та күренеп тора,
Күп калмаган барасы.
Изге эшләр күбрәк кылсак,
Файдасы үзебезгә.
Аллаһтан гафу сорагыз,
Иманга килегез дә!
Бу минем йөрәк әрнүе,
Күңелдә йөргән яра.
Йә, уйлагыз, авылдашлар,
Барчасы бездән кала бит,
Барысы да бездән кала.
Янәшәңдәге һәрберсе
Синнән разый калсыннар.
Яхшы кеше бар иде дип,
Сагынып искә алсыннар.
Ситдыйк. Олы Шырдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев