Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сафиннар ярты гасыр мәхәббәт һәм аңлашу белән тигез гомер кичерә

Гаилә елы уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Пар канатым» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенең чираттагы геройлары - Сафиннар гаиләсе.

Сафиннар гаиләсе

Бу тормыш – серле бер могҗиза, адәм балалары бер күрмәгән, бер белмәгән җирдә очраша да, кавыша. Татар Исламы кызы да үзенең пар канатын Мулла Илендә тапкан.

Яңа гына Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлап кайткан Зөләйханы юллама белән мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп җибәрәләр. Кызның зур кара күзләре, куе кара чәчләре, зифа буе бер күрүдә егетне әсир итә. Зөфәр дә төшеп калганнардан түгел, җилдәй җитез, озын буйлы, күз явын алырлык чибәр. 18 яшь дип тормый, кызга тәкъдим ясый һәм 1974 елның 25 августында никах укыталар.

Сафиннар ярты гасыр мәхәббәт һәм аңлашу белән тигез гомер кичерә. Өч кыз тәрбияләп, олы юлга озаталар. Бәйрәм кичәсендә әти-әнисен еракта яшәүче ике апасы исеменнән төпчекләре Зилә «Тәүге тапкыр» җырын башкарып котлады. Зилә китапханә җитәкчесе булып эшли, безнең уң кулыбыз. Җырлый, бии, театрларда катнаша. Бу талант аңа, әлбәттә инде, әнисеннән күчкән.

Рәзинә Сәйфетдинова язмасындагы калган геройлар турында алдагы көннәрдә сайтыбызда укып барыгыз.

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев