Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сабан бәйрәменә «Бирнә җыю» йоласы оештырылды

Җәй тудымы, сабый чактан ук күңелләргә чиксез шатлык булып сеңеп калган зур бәйрәм – Сабантуйны ниндидер түземсезлек белән көтәбез.

Чөнки ул үзе белән аңлатып булмаслык ниндидер сихри хисләр, кичерешләр алып килә кебек.

Узган ял көннәрендә күп кенә авылларда сабан бәйрәменә «Бирнә җыю» йоласы оештырылды һәм социаль челтәрләрдә аларны күргәнсездер. Олы Шырданда да халык милли бәйрәмебезгә үз өлешләрен кертеп, матур киемнәрдән, җыр-бию белән капка төпләренә килгән бирнә җыючыларга үз күчтәнәчләрен бик рәхәтләнеп тапшырган.

-Бу йола бик күркәм күренеш, авылга Сабантуйга кадәр үк бәйрәм кәефе, халыкка күңел күтәренкелеге бирә, - дип сөйли Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова. – Үз күңелебезне күрмәсәк, безгә килеп кем бәйрәм ясасын? Авылларда да бит әле гөрләтәсе килә, менә шундый милли йолаларыбыз яшәтә дә инде аны. Рәхмәт авылдашларга, безнең җыр-күңеллелек белән йөргәнне ишетеп, капка төпләрендә көтеп алдылар. Сабан туе һәркем өчен кадерле бәйрәм бит ул, читтә яшәүчеләрне дә туган якларына кайтара, күптән күрешмәгән дус-туганнарны очраштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев