РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды изге Рамазан аена багышланган чираттагы акция уздырды
Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге «Әл-Ислах» мәчетендә азык-төлек җыелмалары таратылды.
50дән артык ярдәмгә мохтаҗ булган, алар арасында күрүдән мәхрүм ителгән кешеләр дә, ятып торучы авырулар да бар иде.
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды «авылга ярдәм» проекты кысаларында азык-төлек җыелмалары тарату белән шөгыльләнә.
Рамазан ае дәвамында, һәр атна саен мөселман бизнесменнары азык-төлек җыелмалары таратты.
Барлыгы 2021 елда алар Татарстан Республикасының 12 районын йөреп чыккан, 2000нән артык кеше азык-төлек белән тәэмин ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев