Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рәзинә Сәйфетдинова: «Җидегә җәелеп җырлап та кайттым»

13 декабрь көнне Казан шәһәре КәримТинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында әдәби марафон #әдәбимарафон җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды.

 Әлеге чарага татар зыялылары, әдипләр, шагыйрьләр, язучылар, республика җитәкчеләре, матбугат әһелләре дә чакырылган иде.

Дөньякүләм әдәби марафон тантанасында әдәби әйдаманнарга Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Үзенең егерме биш еллык юбилеен билгеләп үтүче Дөньякүләм әдәби марафон тантанасында Яшел Үзән китап укучылары да бар иде.

Әдәби марафон беренче тапкыр 2017 елның 1 нче сентябреннән башланып китә. Елга дүрт тапкыр үткәрелүче бу проектта мин инде гади генә әдәби марафончы түгел. Мин - ультра марафончы һәм әдәби әйдаман исеменә лаек булган әдәби марафончы.

Әйе, мин шушы проектның кечкенә генә бер әгъзасы булуым белән чиксез шатмын. Тинчурин театры бинасының иркен, матур сәхнәсендә кайчан җырлаган булыр идем әле. Җидегә җәелеп җырлап та кайттым. Тантанадан соң, теләгән марафончылар өчен театр буенча эксурсия оештырылды, аннан соң рәхәтләнеп Салават Әбүзәров әсәре буенча куелган "Хыялый" спектаклен карадык.
Зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә бу проектны оештыручыларга, җитәкчеләргә, Татнетны үстерү фондына һәм Татарстан Язучылар берлегенә. #Әдәбимарафон проекты югалмасын, озын гомерле булсын, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев