Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Онытылмый мәктәп еллары

Мулла Иле мәктәбендә Укытучы һәм остаз елы уңаеннан, авылның мәгариф ветераннары белән очрашу кичәсе үткәрелде.

Лаеклы ялда булган укытучылар тормышларындагы иң рәхәт, күңелле елларын искә алып, матур хатирәләре белән уртаклашып, яшьлек елларына кайтты, яшь буынга төпле киңәшләрен бирде. 

Әйе, элек мәктәп гөрләп тора иде, укучылар саны күп, укытучы инде ул авылның иҗтимагый эшләрендә дә актив катнашучы булды. Шулай да, килгән кунаклар үткән хезмәт юлын сагынып, җылы итеп искә алды. Онытылмый икән шул кыңгыраулы мәктәп еллары.
Зур тәрбияви әһәмияткә ия булган әлеге чара һәркем күңеленә бик хуш килде, укытучылар һәм укучылар остазларның чыгышын йотлыгып тыңлады. Бәйрәмдә балалар үзләренең жыр, бию осталыкларын күрсәтте. Очрашу кичәсе бик җанлы һәм җылы мохиттә узды. Хөрмәтле ветеран укытучыларыбызга исәнлек, озын, бәрәкәтле гомер телибез. Очрашулар дәвамлы булсын.

Рамил Садыйков.
Мулла Иле

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X