«Өммегөлсем» ансамбле – Арча фестивалендә
Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» фольклор фестивале оештырылды.
Фестивальдә катнашу өчен төрле төбәкләрдән 84 коллектив гариза биргән.
Һәм ул икенче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар төрле өлкәләрдән һәм якын тирәдәге Мамадыш, Питрәч, Теләче, Саба, Әтнә, Биектау районнарыннан килгән. Районыбызның Олы Яке мәдәният йортының «Өммегөлсем» ансамбле дә бу күркәм бәйрәмдә катнашты.
Фольклор фестивальнең максаты – төрле коллективлар өчен аралашу, тәҗрибә белән уртаклашу. Чөнки һәрбер коллектив үз якларына хас булган күренешне алып килә, ягъни бер-беребездән өйрәнәбез. Фестиваль кунакларын мәдәният йортында каршы алдылар, һәм катнашучылар, килгән кунаклар Сабантуй мәйданына җырлап-биеп төште. Без татар халык җыры – «Агыйделнең пароходы»н тәкъдим иттек. Чыгышыбызны яраттылар, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Менә шулай, тынгысыз Олы Яке коллективы гел эзләнүдә, үзләрен башкаларга күрсәтүдә һәм әлбәттә инде төп максатлары – йолаларыбызны саклауда. Әлеге фестивальдән алган тәэсирләр дә күңелләрегезне озак җылытыр әле.
Алга таба да иҗат дөньясында кайнап, гөрләп яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев