«Өмет» волонтерлар штабыннан Мариуполь халкы өчен гуманитар ярдәм җибәрелде
«Өмет» волонтерлар штабыннан 127нче (2026 елда 23нче) гуманитар ярдәм партиясе сугыштан зыян күргән Мариуполь халкы өчен җибәрелде.
– Икенче көн рәттән товар алырга Казанның "Вместе мы – сила" волонтерлар оешмасыннан киләләр (җитәкчеләре О.Р. Ярмөхәммәтов), алар ярдәмне Мариупольгә илтәчәк. Я
Якташларыбыз кием-салым, юрган, аяк киеме, 120 шешә су, 10000 сумлык азык-төлек җибәрде.
Мөкминовлар (Альберт һәм Гөлназ), Сәләхиевлар (Рәис һәм Эльмира), Зыятдиновлар (Фәрит һәм Әлфия), Җамалиевлар (Наил һәм Әминә), Нуриевлар (Нияз һәм Рәзинә), Садыйкова (Рамил һәм Лилия), шулай ук Олы Ачасыр, Акъегет, Күгәй, Өтәшкә, Мулла Иле авыл җирлекләре башлыкларына ихлас күңелдән юмартлыгыгыз, ярдәмчеллегегез өчен рәхмәт, кадерле якташлар! – дип җиткерде Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев