Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Өмет» Норлат волонтерлар штабы МХО катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерә

Аерым алганда, Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе укытучысы Рамил Садыйковка авылдашлары арасында хәйрия акциясе оештырып, җыелган гуманитар ярдәмне волонтерлар штабына илтеп тапшырганы өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерелә.

Аның тырышлыгы белән штабка 30 биш литрлы шешә чиста су һәм 72 газ баллончыгы китерелде.

Шулай ук Мулла Иленең «Җәмигъ» мәчетенә газ баллончыклары сатып алуга 6000 сум күләмендә ярдәм күрсәткәне өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

«Зиннәт-Строй» кибете хуҗалары Алмаз һәм Рафис Зиннәтуллиннарга да кирәкле товарларны сатып алганда күрсәткән ярдәмнәре һәм игелекле мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Юынчы авылыннан Гөлназ һәм Илнур Хәйруллиннар гаиләсе дә «Солдатларга – чиста су» хәйрия акциясендә актив катнашып, 20 биш литрлы шешә эчә торган су белән ярдәм итте.

Мондый игелекле эшләрдә катнашучы һәркемнең өлеше бик кадерле. Бердәмлек, ярдәмчеллек һәм битараф булмау – бүгенге көндә иң зур көч. Волонтерлар штабы барлык ярдәмчеләргә дә саулык, иминлек һәм игелекләренең әҗерен күрергә насыйп булуын тели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев