Олы Шырданда «Үзебезне туберкулездан саклыйк» исемле мәгълүмати-профилактика чарасы узды
Туберкулез — һава-төкерек юлы белән йога торган куркыныч йогышлы чир. Авыру кеше сөйләшкәндә, төчкергәндә яки йөткергәндә микроблар һавага тарала һәм сәламәт кеше организмына үтеп керә. Шуңа күрә чирнең таралуын булдырмау өчен профилактика бик мөһим.
Нәрсә белергә кирәк?
- Чир башлангыч чорда гади салкын тию, сулыш юллары авырулары сыман барырга мөмкин — иренү, хәлсезлек, төнлә тирләү, озакка сузылган йөткерү аның билгеләре булырга мөмкин.
- Тәмәке тарту, эчкечелек, начар туклану, стресслар һәм еш салкын тию авыруга юл ача торган төп факторлардан санала.
- Иң ышанычлы саклану чарасы — елга бер тапкыр флюорография үтү! (18 яшьтән соң һәркем өчен мәҗбүри тикшерү). Вакытында ясалган флюорография авыруны иртә стадиядә ачыкларга һәм өзлегүләргә юл куймаска ярдәм итә.
Олы Шырданда узган чара
Олы Шырдан фельдшер-акушерлык пунктында «Үзебезне туберкулездан саклыйк» исемле мәгълүмати-профилактика чарасы узды. Мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова хәбәр итүенчә, кичәдә катнашучыларга туберкулезның билгеләре, аның йогу юллары һәм профилактикасы турында махсус буклетлар тапшырылды. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар биреп, табиблардан киңәшләр алырга мөмкинлек алды.
Исегездә тотыгыз! Сәламәтлекне саклау — һәркемнең үз кулында. Вакытында медицина тикшерүе уздыру, иммунитетны ныгыту һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару — туберкулездан саклануның иң ышанычлы юллары.
Сәламәтлегегезгә битараф булмагыз! Үзегезне дә, якыннарыгызны да кайгыртыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев