Олы Шырданда милли традиция: Сабантуйга бирнә җыю йоласы башланды
Күңелләрне җилкетеп, күптән көтеп алынган милли бәйрәмебез — Сабантуй ишек кага! Олы Шырдан авылы халкы бәйрәмгә аеруча зур җаваплылык һәм дәрт белән әзерләнә.
Авылда Сабан туена элек-электән килгән иң матур, иң күңелле традицияләрнең берсе — бирнә (бүләк) җыю йоласы башкарыла! Бу хакта Олы Шырдан мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Хәсәнова хәбәр итә.
Бу йола ничек уза?
Гармунчылар тальянын сыздыра, авылның иң уңган яшьләре, милли киемнәр киеп, өйдән-өйгә йөри. Нәкъ борынгыча: һәр йорт хуҗасы бәйрәм батырларына, уеннарда җиңүчеләргә диелгән бүләкләрен — чиккән сөлгеләрен, яулыкларын алып чыга. Авыл урамнары җыр-биюгә, шатлыклы авазларга күмелә.
Бу күркәм йола авыл халкын тагын да берләштерә, бәйрәм рухын һәр өйгә алып керә.
Олы Шырданлылар барыгызны да милли традицияләргә бай, искиткеч Сабантуйга чакырып кала!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев