Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан мәдәният йортында 58 ел бергә яшәгән парларны һәм күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәр

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!

Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен һәм тату яшәвен чагылдырган әлеге гүзәл бәйрәм белән барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз! Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек һәм бәхет телибез. Балаларыбыз һәрчак шатландырып, горурлыгыбыз булып үссеннәр. Илләр имин, гаиләләр нык булсын!

Мәдәният йортыбызда узган бу истәлекле бәйрәмдә Олы Шырдан авылы җирле үзидарәсе башлыгы Ирада Гыйззәт кызы Камалова кадерле гаиләләребезне тәбрикләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Юбилярларыбыз һәм күпбалалы гаиләләребез — һәрберебез өчен олы үрнәк:

  •  Сөләйман абый һәм Зәйтүнә апа Бикмуллиннар — 58 ел бергә үрнәк булып гомер итүче пар.
  •  Андрей һәм Анастасия Митрошиннар — 6 бала үстерүче үрнәк гаилә.
  • Лилия Вахит кызы Әхмәтова — 5 балага гомер биргән кадерле ана, зур гаилә башлыгы.

Килгән кунакларны үзенең моңлы җырлары белән Рәдиф Мөдәрис улы Шакиров куантты, ә бәйрәм җылы чәй табыны артында дәвам итте. 

Гаиләм, диеп типсен һәрбер йөрәк,
Гаилә – ныклы ышаныч һәм терәк.
Чын сөюнең тәмен татыр өчен,
Һәркемгә дә гаилә назы кирәк.

️ Мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев