Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылы мәдәният йортында «Балалар күңелле яшиләр» дигән балалар Сабантуе үтте

Кояшлы җәйнең беренче көннәрендә без иң матур, иң якты бәйрәмне — Балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.

Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып хәтердә кала.

Балаларыбызның киләчәге якты булсын өчен тыныч тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы һәм күңелле балачак кирәк.

Балаларыбызның күзләрендәге шатлык очкыны беркайчан да сүнмәсен, күңелләре яраланмасын. Аларга матур балачак, тыныч күк йөзе һәм җылы кочаклар насыйп булсын. Бала бәхете — ананың догасында, әтинең терәгендә, гаиләнең җылысында. Шул җылылыкны югалтмыйк!

Шушы уңайдан, 2 июнь көнне Олы Шырдан авылы мәдәният йортында «Балалар күңелле яшиләр» («Дети весело живут») исеме астында балалар Сабантуе үтте. Авылыбыз балаларының дөньяны яңгыратып көлүен, шатлыклы авазларын ишетү үзе бер рәхәтлек иде!

Бәйрәмдә нәниләребез белән беррәттән дәү әниләр һәм дәү әтиләр дә дәррәү катнашты. Алар капчык киеп чабыштылар, кашыкка йомырка куеп узыштылар, чүлмәк ваттылар, командаларга бүленеп сушкилардан мәрҗән тезделәр, җепкә бәйләнгән тәмлүшкәләрне һәм уенчыкларны кистеләр. Шул рәвешле бик күп уеннарда катнашып, күңел ачтылар.

Бу матур бәйрәмне оештыруда безгә матди ярдәм күрсәткән олы йөрәкле иганәчеләребезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез:

  • Закиров Ислам Искәндәр улына
  • Авыл җирлеге башлыгы Камалова Ирада Гыйззәт кызына
  • Навасардян Камога
  • Батталов Илдар Илдус улына
  • Хәсәнов Илдар Сабирҗан улына
  • Хәйруллина Рәмзия Гыйлмулла кызына

Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер һәм ак бәхетләр телибез! Үрнәк алырлык игелекле эшләрегез меңе белән үзегезгә кайтсын!

Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев