Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Карауҗа авылы мәдәният йортында халыкара-хатын кызлар бәйрәме уңаеннан “Җырлыйк әле” музыкаль кичәсе гөрләп үтте.

Мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Марсель кызы оештырган әлеге тамаша авылдашларны да, күрше-күлән авыллардан килгән тамашачыларны да битараф калдырмады.

Җырга-моңга гашыйк җаннарны җыеп, кайгы-шатлыкларны эретеп юкка чыгара алырдай популяр җырларны күмәкләп җырлап, халык күңеленә рухи азык запасы туплатырлык чара булды бу. 

Төп уенчылар- Карауҗа авылыннан Фирдисә Шафигуллина,Раилә Вахитова,Рушания Сабирова, Бишнә авылыннан килгән уенчыбыз Фирдәвес Шигапова кичәне үзләренең моңлы да,үзенчәлекле дә тавышлары белән бизәделәр. Кичәне алып баручы Җиханшина Дания, Идиятуллина Эльза, гармунчыларыбыз Ахмадуллин Рәдиф һәм Хәбибуллин Камил кич буе халыкның күңелен күрделәр.

Инде күптән гармун моңнарына,татар җырларына сусаган авылдашлар кичә беткәч тә өйләренә кайтырга ашыкмадылар; җырчыларыбызны кабат-кабат җырлатып, ә инде кайтырга чыккач та, татар хылык көйләренә биеп туймадылар. 

Мондый чараларга сусаган авыл халкы. Гомумән, безнең Карауҗа авылы халкы алыштыргысыз тамашачы ул. Тиеш урынында гөрләтеп кулын чаба, кушылып җырлап җибәрә, тыпырдатып биеп куя​ һәм әлбәттә инде мондый чараларны оештыручыларга рәхмәтен әйтеп туймый! 

 

- Сүз уңаеннан әйтеп үтергә кирәк,мәдәният йортының төп​ бурычы да бит аның​ халыкка хезмәт итү, халык белән эшләү, авылдашларга матур кичәләр оештыру. Миләүшә Марсель кызы Карауҗа мәдәният йортына яңа сулыш өрде. Алты ай эшләү дәверендә ул нинди генә матур кичәләр үткәрмәде һәм алар берсе дә кабатланмый. Шуңадыр да, халык аны хөрмәт итә, ярата. ”Ничә мәдәният йорты җитәкчесе эшләп китте,ләкин сәхнәне 90 градуска борган беренчесе син, без синең белән,Миләүшә”,-дип рәхмәтләрен белдерде тамашачылар. Әле алга таба да эшләү дәртен сүндермичә Карауҗа авылы мәдәният йортының дәрәҗәсен шул биеклектә саклый алсаң иде,Миләүшә, - дип сөйли Әлфинур Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев