Олы Карагуҗада хәйрия концерты узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Карагуҗада хәйрия концерты узды

Олы Карагуҗа авылында зур вакыйга булып узды — биредә танылган җырчы Асия Ганиеваның хәйрия концерты гөрләде.

Саваплы чараны авылның җирле активистлары үзләре оештырды.

Бу вакыйганың үз тарихы бар: халык үзе җырчыга мөрәҗәгать итеп, авылга хәйрия концерты белән килүен сораган. Асия Ганиева шунда ук ризалашкан, ә оештыру эшләрен авылдашлар тулысынча үз өсләренә алган.

Тамашачылар бу көнне күңел ачып, ял итеп кенә калмады, ә бергәләп хәтирәләргә дә чумдылар, уйландылар да.

Концерттан җыелган барлык акча яраланган солдатларыбызга дарулар сатып алу өчен җибәрелде. Кичәдән һәркем җылы тәэсирләр белән таралды: концерты да, авылы да, табигате дә соклангыч! Мең рәхмәт сезгә!

Илшат Гайнетдинов хәбәре буенча.


Нет комментариев