Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Карагуҗа авылында ике балалы гаилә йортсыз калды

Кичә кич, авыл йокыга талып барганда, Олы Карауҗа авылында кототчкыч хәл – янгын килеп чыкты.

Ике кечкенә бала тәрбияләүче Ильиннар гаиләсе йокы киеменнән генә урамда калды. Гаилә башлыгы Тимур да эштә булу сәбәпле, тормыш иптәше нишләргә дә белми бәргәләнде. Документлар, киемнәр, йорт, бар нәрсә дә ике сәгать дигәндә янып бетте, йортка якын килеп булмады.

Тирә якта иң беренчеләрдән булып килеп җиткән Мәмдәл янгын сүндерү бригадасы күрше йортларга янгын күчмәсен дип су коеп торды, ул арада Раифа, Ключи, Яшел Үзән бригадалары да килеп җитте. Тик йорт инде дөрләп яна иде, коткарырлык хәлдә булмады.

Ике балалы, туганнары да булмаган әлеге гаиләгә бергәләп ярдәм итсәк иде, тамчыдан күл җыела, аларны тизарада йорт-җирле итәсе иде.

Битараф булмаганнар өчен телефон номеры – Тимур Александрович 89655885616 (сбербанк).

Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев