Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке мәдәният йортының “Өммегөлсем” ансамбле кызларының бер генә дә тик утырганнары юк

Алар һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырыша.

Әле менә шушы матур көннәрдә туган ягыбызның табигать кочагында фотога төшеп, үзләренә бер истәлек булдырганнар.

⚡⚡-Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмелеп утырган болыннарыбызны кадерләп торырга тиешбез.Табигать матурлыгы - ул безнең матурлык. Әле менә “Өммегөлсем" ансамбле кызлары белән "Табигать - туган йортыбыз” дигән исем астында фотосессия ясадык. Матурлыкны күрә, аннан дәрт, көч алып яши белү – үзе бер бәхет. Гел шулай һәр мизгелдән ямь табып, исәнлектә яшәргә язсын иде, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев