Олы Яке авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Мәрхәмәтле булыйк» акциясенә кушылды
Һәр елны декабрь аеның беренче ункөнлегендә республикада, шул исәптән районда, инвалидлар декадасы старт ала.
«Мәрхәмәтле булыйк» акциясенә кушылып, Олы Яке авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мөмкинлеге чикле булган авылдашлары янына барып, хәлләрен белеп, матур теләкләрне теләп, аларга күчтәнәчләр тапшырды.
– Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, аларның авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк дип яза Олы Яке мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев