Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы һәм Кече Шырдан балыкчылары бүләк өчен ярышты

Балык кап, яр буенда ялтырап ят! Балыкка мондый әмер биргәнче, ягъни бу сүзләрне әйткәнче шырданлыларга шактый тырышырга туры килде әле.

Бүгенге көндә әби-бабай яшенә килеп җитүчеләр яхшы хәтерли: бар иде ул елга буенда авыл «бөясе» – янгын куркынычсызлыгын да тәэмин итте, терлекне дә эчертте, балаларны да коендырды. Еллар үтте, колхоз тракторы белән буып куела торган буа, колхозның үзе кебек үк, юкка чыкты. 

Шулай дәвам да иткән, су кондызлары ярдәмендә буыла башлаган сулык сазлыкка әйләнеп, әллә нәрсә эшләп беткән булыр иде. «Каюм Насыйри туган авылны торгызу» фонды авыл сулыгын чистартырга, заманча плотина төзергә алынмаган булса. Шактый мәшәкатьләрне, авырлыкларны җиңеп төзеде аны фонд җитәкчесе Асия Наилевна Гобәйдуллина. Авыл халкы да читтән карап тормады билгеле – өмәләр уздырды, чистартты, буяды. Фонд акчасына плотинага вак балык җибәрелде, авыл балыкчылары башка сулыклардан тотып кайтып та плотинаны балыкка баетты.

Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе – плотина авыл халкының гына түгел, тирә-яктагыларның да яраткан ял урынына әйләнде. Балык та үрчегән диләр. Ә нигә яр буенда күңелле бер чара уздырып алмаска?! Комиссия төзелде, положение язылды – менә хәзер рәхәтләнеп үз осталыгыңны күрсәтергә була. Ике авыл – Олы Шырдан белән Кече Шырдан балыкчылары яр буена тезелешеп басты. Команда бирелде, ярышлар башланды. Гаилә белән шушы азартлы ярышта катнашучылар күп иде. Әтисе белән улы, ире белән хатыны яки тулы бер гаилә – барысы да бер генә кармак белән тотты. Ә балыкның ул көнне бик «эләгәсе» килмәде әле. Әллә һава торышы, әллә яр буенда тамашачыларның күп булуы, әллә музыка – нәрсә булса да булды, балык бик начар капты ул көнне. Әмма эш балыктамени? Күптән күрешмәгән күршеләр очрашуы, балык тотуның гаделлеген саклап, уха пешерү процессын күзәтеп тору – болар барысы да истә калырлык бер вакыйга булды. Сабан туе үзенә бер күңелле – дуслар, туганнар очрашуы булса, мондый чараларда күршеләр, балачак дуслары, гадәти авылдашлар очраша. Балык тоту процессы озаграк бит инде, күрешү, аралашу да җылырак, оза рак була. Монда һәркем бәхетле, җиңүче, призер. Бер балык каптырсаң да, бишне эләктергән кебек буласың!!!

Ә иң зур балык ул көнне ярышның иң кечкенә катнашучысы Аязны «сайлады». Махсус эшләсәң дә шулай килеп чыкмас! Фондның бүләге – 5 метрлы спиннинг Макгыев Аязга тапшырылды. Башкалар да бүләксез калмады билгеле. Соңыннан барыбыз да Ленар Сафиуллин пешергән искиткеч тәмле уханы ашадык, Ринат Хуҗинның «шафраннары», Саимә Миңнуллина куйган тәмле чәйләр белән сыйландык. Фонд җитәкчесе Асия Гобәйдуллина ярышларны оештырган Рәдиф Гайнетдинов, Илфат Ганиев, Ленар Сафиуллинга олы рәхмәтләрен җиткерде һәм әлеге ярышларның традициягә әйләнүен теләде. Моның өчен күк йөзенең аяз булуы кирәк. Тынычлык кирәк. Халыкка да, балыкка да...

Гүзәл Минһаҗева. Кече Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев