Олы Ачасырда булган янгыннан соң кайтаваз
Күршемдә зур янгын булды, өйләре, ишегалды корылмалары янды.
Олы Ачасырда күршемдә зур янгын булды, өйләре, ишегалды корылмалары янды. Якын-тирәсендә яшәүчеләр бик тә куркуга төштек, Аллаһ сакласын, ут бит ул, күчүе дә бар. Менә шунда авылдашларның бердәм һәм ярдәмчел булуы тагын бер кат ачыкланды. Аяк-куллары сызлаусыз булсын, Аллаһның рәхмәтләре ирешсен үзләренә! Янгынны сүндерергә бөтен көчләрен куйдылар, якындагы күршеләрнең өйләренә дә су сиптерделәр. Зыян күрмәдек, шөкер. Башка мондый хәвеф-хәтәрләр кичерергә язмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев