Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырның Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комп­лексы мәдәният йорты белән берлектә күркәм чара уздырды

Сезнең тормыш юлы матур тарих

Ел саен көзнең алтынга күмелгән чагында без иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе – Өлкәннәрне яклау ункөнлеген билгеләп үтәбез. Бу көннәрдә илебезнең төрле почмакларында яшәүче хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр һәм истәлек­ле чаралар белән искә алабыз.

Әлбәттә, кадерле кешеләребезгә иң мөһиме – игътибар. Олы Ачасырның Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комп­лексы мәдәният йорты белән берлектә күркәм чара уздырды.

– Авылыбыз үсешенә зур өлеш керткән, төрле эшләрдә эшләп, лаеклы ялга чыккан олы яшьтәге абыйларыбыз­ны кунак итеп чакырдык. Истәлекле кичәдә йортка һәм ил-көнгә тынычлык теләп, дога кылынды. Матур истәлекләрне яңартып, хәтирәләр белән уртак­лашып яшьлеккә кайттык. Хуш исле чәйдән һәм тәмле ризыклардан авыз иттек. Авылыбызның тоткасы булган өлкәннәребезгә иң мөһиме сәламәтлек, озын гомер телибез, – дип сөйли комплекс директоры Рәзинә Гатиятуллина.

 Менә шушы абыйларыбыз, бабайларыбыз, олы яшьтә булуларына карамастан, авылда һәр эшне башлап йөрүчеләр, ярдәм кулы сузу­чылар, динебез сагында торучылар. Чөнки алар туган җирләренең киләчәгенә битараф түгел. Алга таба да шулай актив булып, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, киңәшләрегез белән ярдәм итеп яшәсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев