Олы Ачасырда «Су – тормыш чыганагы» дигән викторина оештырдылар
Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Су – тормыш чыганагы» дигән танып-белү викторинасы үткәрелде.
Чара балаларның су турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Викторина барышында балалар суның физик үзлекләре, аның табигатьтә таралуы, әйләнеше һәм кеше тормышындагы әһәмияте турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Сулыкларда яшәүче үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштылар, суда яшәүче әкият һәм мультфильм геройларын искә алдылар. Балалар су асты дөньясының серләрен ачуга бик теләп кушылдылар.
Чараның иң мөһим өлеше – суны саклау, сулыкларны пычранудан ничек сакларга икәнлеге турында фикер алышу булды. Балалар үзләренең уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен уртаклаштылар, суны әрәм итмәскә, чишмәләрне, елгаларны пычратмаска өндәделәр.
Викторина сорауларына актив җавап бирүче катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Чара ахырында балалар су – тормыш чыганагы, аны саклау – һәркемнең изге бурычы дигән нәтиҗәгә килделәр.
Мондый танып-белү чаралары балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә, экологик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев