Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырда Пионер оешмасы көнен билгеләделәр

«Пионер» сүзе «беренче» дигәнне аңлата. Кайчандыр бу бәйрәм Совет балалары һәм яшүсмерләре өчен иң төп, иң көтеп алынган тантаналарның берсе иде. Еллар үтсә дә, ул күңелләрдә иң якты хатирәләрне яңарта.

Пионер булу — зур дәрәҗә

19 май көнне кызыл галстуклар тагып, пионер антын кабул иткәнегезне хәтерлисезме? Бу көн һәркемнең күңелендә мәңгегә уелып калган. Ул чакта кызыл галстук иң кадерле атрибут иде. Күпләр аны әле дә күз карасыдай саклый. Пионер булу — зур дәрәҗә саналды. Мәктәптә иң яхшы укучыларны, активларны, иптәшләренә ярдәм итүчеләрне пионерлар итеп кабул итәләр иде.

Пионерларның тормышы — кызыклы вакыйгаларга тулы

Пионерларның тормышы «пионер» дип аталучы оешмадан тыш, мәктәп коллективы, классташлар, пионер дружинасы, лагерьлар белән дә бәйле иде. Алар тимурчылар хәрәкәтендә катнаша, ветераннарга ярдәм итә, макулатура һәм металлолом җыюда актив катнаша, спорт ярышларында, смотрларда, бәйгеләрдә беренче булырга тырыша иде.

Пионер лагерьлары аерым бер дөнья иде. «Артек», «Орленок» кебек бөтенсоюз лагерьларында булу зур бәхет саналса да, җирле лагерьларда да кызыклы вакыт уздырырга мөмкинлек бар иде. Таң атканда зарядка, сызык, марш, кояш ванналары, түгәрәкләр, дискотекалар, ут чаты тирәсендә җырлар — барысы да хатирәләрдә иң матур мизгелләр булып калган.

«Без дә бүген пионерия көнен бәйрәм итеп алдык әле», — дип уртаклашты безнең белән Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

— Бик күңелле узды. Пионер елларындагы популяр җырларны башкардык. Әлеге чара күпләрне үзләренең пионерлык елларына кайтарды. Яшьләр дә, олылар да үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. 

Чара ахырында кызыл галстук бәйләү буенча осталык дәресе үткәрелде. Чөнки бүген барлык кешеләр дә кызыл галстукны дөрес итеп бәйли белми икән. Бик матур, эчтәлекле чара булды, — ди Фәния ханым.

Пионерия көне бүгенге яшь буын өчен үткән заманга табыну гына түгел, ә әти-әниләренең балачагын якыннанрак аңлау, алар белән уртак тел табу мөмкинлеге дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев