Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырда «Һөнәрләр калейдоскобы»: осталык дәресе үтте

Олы Ачасыр мәдәният йортында халык һөнәрләренә багышланган “Һөнәрләр калейдоскобы” дигән мавыктыргыч дәрес узды.

Әлеге чара авыл яшьләрен һәм балаларны бергә җыйды.

Чара кысаларында кулдан эшләнгән эшләнмәләр, милли бизәкләр белән чигелгән сөлгеләр, саламнан үрелгән әйберләр, агачтан һәм балчыктан ясалган уенчыклар күргәзмәсе оештырылды. 

“Борынгы һөнәрләрне онытмыйбыз, аларны киләчәк буынга тапшырабыз. Яшьләрнең кызыксынуы безне бик куандыра”, – диде мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Олы Ачасыр мәдәният йорты мондый очрашуларны даими уздырырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев