Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырда балалар арасында кул көчен сынау буенча ярышлар узды

Бер, ике, өч – безнең кулда көч! Бу сүзләр Олы Ачасыр авылында узган кул көчен сынау ярышларының төп девизына әверелде. Балалар чын спорт рухын күрсәтте.

Чараның төп максаты – балаларны спортка тарту, аларда сәламәт яшәү рәвешенә карата кызыксыну уяту, командада эшли белергә өйрәтү. Мондый ярышлар яшь буынның физик тәрбияләнүенә, аларның күңел дөньясына да тәэсир итә. Көчле, чыдам, максатчан шәхесләр – авылның киләчәге.

– Ярышлар балаларга үзләренә ышанырга, физик көчләрен генә түгел, ә күңел көчләрен дә сынарга мөмкинлек бирде. Алар бер-берсенә ярдәм итәргә, бергә шатланырга, уңышсызлыкларны да намус белән кабул итәргә өйрәнделәр, – дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнур Абзалина.

Бу көнне барысы да бердәм иде. Кул көчен сынау ярышлары авыл балаларын спортның иң мөһим сере – авырлыкларга бирешмәскә, тырыш, бердәм һәм көчле булырга өйрәтте.

Балалар, сез – безнең горурлык! Сез – безнең киләчәк! Һәрвакыт шулай көчле, тату, бердәм булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев