Сөлге – борынгыдан ук татар халкында сафлык, ихтирам, кунакчыллык һәм игелек символы булып тора. Авыл бәйрәмендә сөлгеләр махсус күргәзмәгә куела, иң матур эшләнгәннәре бәйгеләрдә бүләкләнә.
Быел сөлге җыюда авылның өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә актив катнашты. Һәр хуҗалык матур чәчәкләр, татар орнаменты яки милли бизәкләр төшерелгән күчтәнәч сөлгеләрен бүләк итте.
– Безнең авылда сөлге җыю – борынгы традиция. Әби-бабаларыбыз әле үз заманында яңа өйгә күчкәндә, кияүгә чыкканда яки бәйрәм алдыннан сөлге җыйган. Без дә шул гореф-гадәтне дәвам итәбез, – дип сөйләде авыл мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Олы Ачасыр авылында Авыл бәйрәме 13 июнь, шимбә көнне узачак. Программада милләткә хас уеннар, курай моңы, милли ашлар, җыр-биюләр һ.б.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Нет комментариев