Олы Ачасыр кызлары калфак һәм камзул тегәргә өйрәнә
«Егетләргә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр, ә кызларга аннан да күбрәк кирәктер мөгаен!»
Нәкъ менә шундый девиз астында Олы Ачасыр мәдәният йортында җәйге яллар бик күңелле һәм файдалы үтә. Биредә кызлар өчен махсус кул эшләре буенча мастер-класслар оештырыла.
- Кызларыбыз осталарыбыз кыска гына вакыт эчендә зур уңышларга иреште:Электр тегү машинасында эшләргә өйрәнделәр.Халкыбызның милли киемнәрен барлап, үзләре сайлап алган дизайн буенча эшкә керештеләр.
Мең төрле төстәге җепләр һәм бизәкләр ярдәмендә гүзәл калфаклар, изүләр һәм камзуллар тегеп куйдылар! Кул эшләре зур сабырлык һәм осталык сорый. Безнең кызларыбыз сынатмады, һәрберсе үзенең уңганлыгын күрсәтте. Афәрин, кызлар! Сабырлыкларыгыз, иҗади омтылышларыгыз сокландыра, - дип яза мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлнур Абзалина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев