Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында «Хәтер шәме» акциясе узды

22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан мәдәният йорты каршындагы һәйкәл янында «Хәтер шәме» акциясе үткәрелде.

Чарада авыл җирлеге башлыгы Саттаров И.М., авыл халкы, яшьләр, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, Каюм Насыйри исемендәге этнографик музей, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Җыелучылар сугыш елларында Ватан өчен гомерләрен биргән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Акция барышында обелиск янында хәтер шәмнәре кабызылды. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда күрсәтелгән батырлык турында сөйләделәр, илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнарга хөрмәт белдерделәр.

Мондый очрашулар киләчәк буыннарга тыныч тормышның кадерен белергә һәм ата-бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга чакыра.

Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев