Норлатның «Өмет» волонтерлар штабы Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Саттаров Илнур Мансур улына фронтка авыл халкы арасында чираттагы гуманитар ярдәм җыюны оештырган өчен зур рәхмәт белдерә.
- Мәдәният йорты бинасында маскировка челтәрләрен үрү цехы эшли башлады. Актив волонтерлар сугышчыларга 3 маскировка челтәре җибәрде инде. Шулай ук алар фронтта кирәкле товарлар, кием-салым һәм тукымалар сатып алу өчен 5000 сум акча бирде. Ачасырлыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез, – дип җиткерде Роза Ягудина.
Нет комментариев