Нурлы Нурия (редакциягә килгән хат)
Күршебездә яшәүче Шәйхетдинова Нурия күпләргә үрнәк булырлык кеше. Ул озак еллар Бишнә балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләп, хезмәте белән зур хөрмәт казанды.
Кызганычка каршы, тормыш иптәшен иртә югалтты. Урыны җәннәттә булсын. Әмин.
Нурия, бал корты кебек, бер дә тик тормый. Әле бакчасында, әле өй эчендә, әле ишегалдында – һаман нидер эшли, һаман хәрәкәттә. Шул ук вакытта туганнары белән аралашырга да вакыт таба. Урамда очраган һәркем белән елмаеп исәнләшә, хәлләрен сорашып үтә. Ачык йөзле, ягымлы, нурлы күңелле күршебез ул.
Аның ишегалды да, чәчәкләре дә сокланырлык. Капка төбе тулы пионнар үстерә. Быел алар, хуш исләр таратып, шау чәчәктә утырдылар. СөбханАллаһ!
Рәхмәт яусын үзенә, миңа да берничә төп пион бүләк иткән иде. Аларның кайберләре быел миндә дә чәчәк атты.
Гөлләрен дә кызыксынып карап чыктым. Күз тимәсен, башкаларда сирәк очрый торган матур гөлләр үстерә ул. Миңа да чүлмәге белән матур яран гөле бүләк иткән иде. Соңрак шул ук савытта, күрәсең, орлыгы калган булгандыр, тагын бер төрле матур гөл үсеп чыкты. Икеләтә сөенеч булды. Аллаһ рәхмәте булсын!
Нурия үзе бик гади, тыйнак кеше, һаваланмый. Коръән укырга да бик тиз өйрәнде, әлхәмдүлилләһ. Остазы буларак, миңа һәрчак хөрмәт күрсәтеп, хәлләремне сорашып торганы өчен дә аңа рәхмәтлемен. Чөнки һәр шәкерт тә укытучысына шулай хөрмәт белән карый белми.
Нурия булмаса, безнең урамдагы буш урыннарны балтырган басар иде. Ул яшьтән үк көрәк алып, балтырганның тамырын казып чыгарып, аңа үсәргә ирек бирми.
Аның бакчасы да, йорты да һәрчак пөхтә, ялт итеп тора.
Безнең арада Нурия кебек зарланмыйча, уфтанмыйча, булганына шөкер итеп яшәүчеләр булуы – үзе бер матур күренеш.
Аллаһ Тәгалә Нуриягә ныклы сәламәтлек, озын гомер, булган нигъмәтләренең рәхәтен күрергә насыйп итсен, бәхетен мулдан бирсен. Әмин!
Ихтирам белән, Сөмбелә Абдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев