Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта өлкәннәр көне

Табигатьнең алтын сары яфракларга күмелгән ел фасылының 1 октябрен без өлкәннәр аеруча көтеп алабыз. Бу бит безнең бәйрәм – Өлкәннәр көне.

Яшь барган саен, күңелләрне моңсулык яулап алса да, өлкән яшькә җитү дә, бәхет бит ул. Менә бүген дә авылдашларыбызга, килгән кунакларга әлеге матур бәйрәм көнне бергәләп уздырырга насыйп булды. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше ул, әлбәттә, Идел аръя гы мәдәният йортларында эшләүче талантлы хезмәткәрләрнең дәртле, моңлы җырлары. Менә ничә еллар инде әлеге ханымнар, егетләр, Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, үзләренең чыгышлары аша яхшы кәеф бүләк итәләр.

«Менә тагын көзләр җитте, менә тагын яфрак коела...» Әлеге моңсу җыр ны яратмаган кеше юктыр. Бу юлы аны, искитәрлек итеп, яшь егет Руслан Кәлимуллов башкарды. Кем соң ул, диеп, кызыксынучыларга шуны әйтәсе килә, әлеге бәйрәмне уздыруга, өлкәннәрне пылау пешереп сыйлау өчен зур өлешен керткән, Казан блогеры, бер үк вакытта коммерцияле булмаган «Лукоморье» оешмасы җитәкчесе Подчишева Алла Александровнаның улы булып чыкты ул.

Пылау, дигәннән, аны тел йотмалы итеп кыр кухнясында бары Хәмзә Солтан улы Идиятуллин гына пешерә аладыр. Шулай ук иганәче авылдашыбыз Фәрит Ярхәм улы Зыятдинов та ярдәменнән читтә калмый. Авыл җирлегендә эшләүче кызлар, «Мәдинә» кафесы хуҗабикәсе Мәдинә Гыйзәтуллина өлкәннәргә ачык йөз белән хезмәт күрсәтеп, бәйрәм рухы тудыралар. Өлкән кешенең күңеле булсынга, бер җылы сүз дә җитә. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Мансур улы Саттаров, авылыбызның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Роза Илдус кызы Ягудиналар тарафыннан өлкән буынга карата әйтелгән изге теләкләр, җанга якын җылы, рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре барысының да күңеленә хуш килгәндер! Өлкәннәр көнен уздыруда ярдәм иткән, катнашкан барлык оештыручыларга зур рәхмәт!

Розалия Ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев