Норлатның «Ромашка» лагеренда Россия көненә багышланган патриотик бәйрәм узды
«Ромашка» мәктәп яны лагеренда Россия көненә багышланган зур патриотик бәйрәм узды.
Чаралар Норлат мәдәният йорты, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе һәм мәктәпнең «Беренчеләр советы» белән берлектә оештырылды.
«Ватаным белән горурланам!» Бөтенроссия акциясе кысаларында активистлар һәм лагерь тәрбияләнүчеләре бай программада катнашты. Балалар туган илгә мәхәббәт, аның тарихы һәм традицияләре, шулай ук һәрберебез аның киләчәгенә нинди өлеш кертә алуы турында сөйләште.
Бу мөһим һәм истәлекле көн өчен барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев