Норлатның «Өмет» волонтерлар штабында эш кайный
Штаб җитәкчесе Роза Ягудина сөйләвенчә, Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балалар һәм шул ук учреждениедә эшләүче хезмәткәрләр үз теләкләре белән волонтерлар штабына килеп ярдәм кулы сузган.
Балалар – безнең киләчәк, аларның мондый изге эшкә өлеш кертүе үзе бер үрнәк. Алар эш тәртибен, бер-берсенә ярдәм итүне күреп үсәләр, бу аларның йөрәкләрендә мәрхәмәтлелек һәм Ватанга мәхәббәт уята. Ә штаб хезмәткәрләре өчен моның әһәмияте бик зур: яшьләрнең активлыгы аларга өстәмә көч, рух бирә.
«Өмет» волонтерлары көн саен фронтка посылкалар әзерли, гуманитар ярдәмне кабул итә, бүлеп тарата, мохтаҗларга терәк булырга тырыша. Бүгенге көндә аларның эшенә өлеш кертүчеләр саны арта бара, бу исә безнең бердәм халык икәнлегебезне раслый.
Роза Ягудина бөтен штаб әгъзалары исеменнән балалар йорты коллективына, тәрбияләнүчеләргә һәм һәркемгә зур рәхмәт белдерелә. Аларның изге нияте, фидакарьлеге – бүгенге көндә иң кыйммәтле нәрсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев