Норлатның «Өмет» волонтерлар штабы изге эштә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерә
Күгеш авыл җирлеге башлыгы Гатауллин Альберт Альфред улына Күгеш, Айдар һәм Әрә авыллары халкы арасында фронтка ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырганы өчен зур рәхмәт.
Акция нәтиҗәсендә фронтка ярдәм фондына 30 500 сум тапшырылды.
Шулай ук Акъегет авыл җирлеге башлыгы Садыйков Әсхәт Хәмзә улына халык арасында «Солдатларга чиста су» акциясен оештырганы һәм фронтка озату өчен 5 литрлы шешәләрдәге су тапшырганы өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.
Сәлаховлар гаиләсенә – Рөстәм һәм Гөлфинәгә – гуманитар ярдәм күрсәтеп, 60 шешә (1,5 литрлы) су биргәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Ярдәм кулы сузган, битараф булмаган һәркемгә олы рәхмәт! Сезнең игелек, күңел җылылыгы һәм киң күңеллелек игелекле эшләрдә көч һәм өмет бирә. Бердәм булыйк, ярдәмләшеп яшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев