Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат волонтерлары кабат гуманитар йөкне машинага төяп, Яшел Үзәнгә илтте

Монда - тепловизор, маскировка челтәрләре, носилкалар, мендәрләр, юрганнар, азык-төлек , өй токмачы, медикаментлар, термобелье, окоп шәмнәре, гигиена чаралары, балаларның хатлары һәм рәсемнәре.

-Норлат, Акъегет, Бакырчы, Олы Ачасыр, Карашәм, Мулла Иле, Юынчы, Бәчек, Бузай авылларында яшәүчеләргә, Норлат балалар йортына, мәктәбенә, Акъегет, Олы Ачасыр, Мулла Иле мәктәбенә, Норлат участок хастаханәсенә, "Ручеек" балалар бакчасына, "Мөслимә" мәчетенә, барлык битараф булмаган якташларга, ветераннар советы әгъзасы Фәрит Зыятдиновка, Норлат зонасы волонтерларына бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәне өчен чиксез рәхмәтлебез. Бүген Фәрит Зыятдинов шәхси транспортында "Халык фронты" ның Яшел Үзән штабына гуманитар йөкне илтеп тапшырды. Зур рәхмәт, - дип сөйли авылның активисты Роза Ягудина.

Армый-талмый, гел изгелек кылуда булган якташларыбызга исәнлек, гаилә бәхете, тигез тормыш телибез. Ә ир-егетләребезнең тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуын көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев