Кичә көн яңгырлы булса да, Норлат волонтерларының (18 кеше) штабы гөрләп эшләде.
Аларга Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм 7нче «Б» сыйныфы укучысы, яшь волонтер Бикмөхәммәтов Камил ярдәмгә килде.
– Уртак тырышлык һәм ихлас хезмәт нәтиҗәсендә бер эш сменасы дәвамында 5 антитепловизор юрганы, 10 плащ, 47 эчке кием, 9 тактик носилка, 12 москит битлеге тегелде. Моннан тыш, 50 шорты кисеп әзерләнде, 1 антитепловизор челтәре һәм 1 маскировка челтәре ясалды. Үз вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча изге эшкә өлеш кертүче һәр волонтерга зур рәхмәт! Сезнең киң күңелегез, тынгысыз җаныгыз һәм мәрхәмәтле йөрәгегез күпләргә өмет һәм ярдәм бирә. Сау-сәламәт булып, игелекле эшләребезне дәвам итәргә язсын, – дип хәбәр итә Роза Ягудина.
Нет комментариев