Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат волейбол командасы җиңүче

12-14 майда 2022-2023 елгы мәктәп волейбол лигасының финал этабы төгәлләнде.

Шунысы сөенечле, Норлат мәктәп командасы муниципаль һәм зона этаплары нәтиҗәләре буенча иң яхшылар рәтендә булды һәм финал уеннарында катнашу хокукын яулады.
 

Республика финалында түбәндәге кызлар командалары катнашты:
Әлки районы Чуваш-Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Чаллы шәһәренең 60нчы мәктәбе;
Яшел Үзән районы Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Балтач районы мәктәбе;
Ютазы районы 3нче Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Казан шәһәре Идел буе районының 6нчы гимназиясе.


Ярыш 13 майда «Олимпиец» спорт комплексында узды. 14 майда Казанның Волейбол үзәгендә финал оештырылды. Һәр команда да җиңү өчен дип тырышкан уенда безнең волейболчылар командасы II урынны яулады.
Кызларыбыз чын спорт рухлы, үҗәт һәм ныклы, түземле булуларын күрсәтте!


Әлбәттә инде, кызларның уңышларында тренерларның өлеше зур. Адель Әфләтунов максатчан, хыял­ларны чынбарлыкка әйләндерергә сәләтле укытучы. Юныс Шәмсетдинов исә үсеп килүче буында спортка мәхәббәт тәрбияли. Нәкъ менә ул авылда волейбол үсешенең башлангычында тора. Укучылар әлбәттә инде һәрдаим ярдәм иткән, теләктәшлек белдергән әти-әниләргә һәм җанатарларга рәхмәтле. Норлат командасы ирешкән уңышлар белән генә тукталмыйча, киләчәктә чемпион исеменә лаек булырга тели. Насыйп булсын. Сезнең тырышлык һәм үҗәтлек белән бернинди киртәләр дә каршылык була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X