Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат үсештә һәм киләчәккә ышаныч белән карый: Нәтиҗә ясалды, алга бурычлар билгеле

Норлат – Идел аръягында иң зур авылларның берсе. Шуңа да хисап сессиясендә сорауларның күп яңгыравы гадәти күренеш. Быел да «шау-шулы узармы икән?» дип куркып кына килгән идек…

Шаяртам, әлбәттә, журналистлар өчен менә дигән тема инде бу! Әмма сессия тыныч узды, халык актив, сораулар урынлы. Димәк, проблемалар акрынлап булса да хәл ителә икән, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

Сессиядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән шәһәре прокуроры Дмитрий Ерпелев һәм башкалар катнашты. Башлык Илдус Саттаров үз чыгышында җирлек тормышын бар яклап яктыртты. Сүзен иң мөһим темадан – махсус хәрби операциядән башлады. Чөнки норлатлыларның илебездә барган вакыйгаларга керткән өлеше чиксез зур. «Өмет» волонтерлар штабы ярдәмендә егетләребезгә даими кирәк-яраклар җибәрелеп тора. Бу игелекле гамәлләргә тирәяк авылларда яшәүчеләр дә актив кушыла. Норлат җирлегеннән МХОда катнашучы егетләр саны – 52, шуларның 17се һәлак булган, 5е хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

– Узган ел Җиңү паркы территориясендә һәлак булган сугышчыларга, шулай ук илебез территориясендә һәм аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга багышлап, Билгесез солдат истәлегенә һәйкәл куелды. Барлык битараф булмаган авылдашларыбызга проблеманы аңлаулары, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итүләре, рухи юмартлыклары өчен рәхмәт белдерәбез, – диде җирлек башлыгы.

Норлат җирлегенә 8 авыл керә, 3007 кеше яши, 1112 хуҗалык исәпләнә. Демографик вәзгыятьне анализлау күрсәткәнчә, халык саны узган ел белән чагыштырганда, тышкы эмиграция хисабына, 3 кешегә арткан.

2025 елда башкарылган эшләрнең кайберләре:

  • 2025 елда Норлат балалар йортының түбәсенә капиталь ремонт ясалган;
  • Косякау авыл мәдәният йортына да капиталь ремонт ясау дәвам итә;
  • яз башында дәүләт программасы буенча Булатка елгасы үзәнен чистарту эшләре башланган. Бүгенге көндә 800 м яр буе линиясе чистартылган, әлеге эшләр язын дәвам итәчәк;
  • район программасы буенча «Авангард» яшүсмерләр клубына керү юлы ясалган, Мәктәп урамы буенча хастаханәгә кадәр керү юлы ремонт ланган;

ФОТОРЕПОРТАЖ

  • республика программасы кысаларында Тынычлык урамына асфальт җәелгән;
  • Норлатның Почта урамы буенча 29нчыдан алып, 56нчы йортка кадәр 280 метр озынлыктагы суүткәргеч челтәре алыштырылган;
  • Мәктәп һәм Почта урамнарында ике су башнясы урнаштырылган;
  • җирлек территориясендә 32 контейнер мәйданчыгы бар, аларда 104 чүп савыты урнаштырылган. 2025 елда үзсалым акчасына 41 яңа контейнер куелган, Косякауда, Норлатта яңа мәйданчыклар барлыкка килгән.

Илдус Саттаров белдергәнчә, һәр торак пункт буенча 2026 елда җыелган акчаларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтү буенча җыен карарлары кабул ителгән. Боларга автомобиль юлларын карап тоту, корыган агач куакларны кисү, җәйге вакытта территорияне чабу һәм чистарту, ут баганаларын ремонтлау, чүп контейнерлары сатып алу, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү, чишмәләрне төзекләндерү һәм башкалар керә. Чиста, тәртип булган җирдә яшик дисәк, үзсалымны вакытында тапшыру мөһим.

(Кыскартып урнаштырылды)

Язманы тулаем газетабызның №5 (13 февраль, 2026 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев