Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Норлат ТКХ» муниципаль унитар предприятиесенә яңа җитәкче билгеләнде

«Норлат ТКХ» МУП директоры вазифасына Азат Исмәгыйль улы Яруллин расланды.

Азат Яруллин югары белемле белгеч. Ул Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган, гаиләле, ике бала әтисе. 43 яшь. 

Яңа җитәкче коллектив белән бергәләп районның торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерү, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү юнәлешендә эшләргә ниятли.

 Азат Яруллин:

– Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе – һәр йортка, һәр гаиләгә кагыла торган мөһим тармак. Коллектив белән бер команда булып эшләп, район халкының ышанычын акларга, көндәлек мәсьәләләрне вакытында һәм нәтиҗәле хәл итәргә тырышачакбыз.

Азат Исмәгыйль улына җаваплы хезмәтендә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев