«Өмет» волонтерлар штабы исеменнән сыйныфларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Яшь волонтерларны мәктәп директоры Рамил Ринат улы Зиннәтуллин да шәхсән котлады, битараф булмаулары, игелекле эшләрдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Укучыларны яхшы гамәлләргә рухландыруда һәм аларга ярдәм итүдә зур өлеш керткән сыйныф җитәкчеләренә дә аерым рәхмәт!
Афәрин, балалар! Сезнең һәр яхшы гамәлегез, һәр игелекле эшегез бик кадерле. Сезнең белән горурланабыз! Алда да «Өмет» клубында көтеп калабыз. Яңа игелекле эшләргә кушылыгыз, волонтерлык сәгатьләрегезне тупларга ашыгыгыз!
Игелек кылуның сәгате дә, вакыты да юк. Иң мөһиме – йөрәктә теләк булсын!
Роза Ягудина.
Нет комментариев