Олы Карагуҗа авылында башкарма комитетның яңа бинасы, Никольское авылында сквер ачылды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Карагуҗа авылында башкарма комитетның яңа бинасы, Никольское авылында сквер ачылды

Бүген «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән бергә Олы Карагуҗа авылында башкарма комитетның яңа бинасын, Никольское авылында сквер ачтык.

Башкарма комитет бинасы төзелеше авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга булды. Хәзер бу урын авылдашлар, якын дуслар һәм күршеләр очрашу урынына әверелде.

Объектның бәясе, территорияне төзекләндерүне дә кертеп, 12 миллион сумнан артык тәшкил итә. Биредә брусчатка җәелде, 12 нарат агачы утыртылды һәм балалар өчен спорт мәйданчыгы урнаштырылды.

Фото: ЯҮМР матбугат хезмәте

Авыл җирлекләренә ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез!

Никольское авылындагы сквер гражданнарның үзара салым акчалары программасы кысаларында булдырылды. Ул Яшел Үзән районының иң гүзәл изге урыннарының берсе булган Никольский скиты янында урнашкан.

Республика программасы кысаларында шулай ук Уразлы авылыннан скверга һәм машина кую урынына кадәрге юлга вак таш түшәлде. Киләсе елда биредә декоратив чәчәкләр һәм куаклар утырту планлаштырыла.

Территорияләрне төзекләндерүдә катнашкан барлык кешеләргә бүләкләр тапшырдык.

Инициативасы, туган җиргә мәхәббәте һәм киң күңеллелеге өчен һәркемгә зур рәхмәт!

Михаил Афанасьевның МАХ каналыннан алынды


Нет комментариев