Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат мәктәбе укучылары – “Россия бөркетләре”

Норлат мәктәбендә башлангыч мәктәп укучыларын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган «Россия бөркетләре» сафларына багышлау тантанасы булды. Чара РФ һәм ТР Дәүләт Гимны белән ачылды.

Сәламләү сүзе белән директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльмира Сәлахиева чыгыш ясады. Хөрмәтле кунаклар арасында «Росдетцентр»ның әйдәп баручы эксперты, тәрбия буенча киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Анна Дормидонтова һәм «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге баш белгече Оксана Закирова бар иде. Кунаклар булачак «Бөркетләргә» үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Кемнәр соң ул "Россия бөркетләре"? Бу хакта директорның тәрбия буенча киңәшчесе Эллина Миңнегазиева сөйләде.

«Россия бөркетләре» – ул илебезнең актив гражданнарын тәрбияләү буенча башлангыч мәктәп өчен миллионлаган балаларны, укытучыларны һәм ата-аналарны берләштерүче масштаблы бөтенроссия проекты. Һәм аның җиде юнәлеше бар.

Таныклыклар һәм значоклар тапшыруның мактаулы хокукы өлкән иптәшләргә - яшь армиячеләргә бирелде.


Без «Россия бөркетләре» бу исемгә лаеклы акларлар, киләчәктә Норлат мәктәбе һәм илебезнең горурлыгы булырлар дип өметләнәбез! Бөркетләр берләшмәсе алар өчен бәхетле планета булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев