Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат мәдәният йортында Ветераннар советы инициативасы белән солдат әниләре һәм хатыннары өчен «Солдат әниләренә мәдхия» дип аталган бәйрәм кичәсе узды

Бәйрәм кунаклары - Норлат һәм Татар Исламы авылларының солдат әниләре һәм хатыннары, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары.

Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре бик күңелле, матур кичә программасын әзерләгән иде. Талантлы җырчылар - Гайнуллина Хөршидә, Шакирова Гөлчәчәк, Газизова Әлфирә башкаруындагы әни турында күңелгә үтеп керерлек җырлар улларының фронттан кайтуын көтеп торучы, сабыйга бишек җыры-дога җырлаучы әни (Галиуллина Инзилә һәм Гарифуллина Илфира), матур татар биюләре һәм шагыйрәләр Нурмиева Гөлсинә һәм Хәбирова Гөлшат шигырьләре белән үрелеп барды.

"Ак калфак" әгъзалары - Шәрәфетдинова Равилә, Хәйруллина Мөнирә, Кәримова Фәридә, Шәйдуллина Рәмзия солдат әниләренә һәм хатыннарына ана мәхәббәте турында яраткан җырларын бүләк итте.

Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров барлык хатын-кызларны узган 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, солдат әниләренә һәм хатыннарына чәчәкләр һәм азык-төлек пакетлары тапшырды. "Ярдәм янәшә” хәйрия акциясендә катнашкан авыл активистлары Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаровгың Рәхмәт хатларын алды.

Норлаты авылы ветераннар Советы рәисе Роза Ягудина кунакларны бәйрәм белән котлады һәм барлык битараф булмаган кешеләргә маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясау, фронтка гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча риясыз хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Бу истәлекле бәйрәмне әзерләгән Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Исемнәрен әйтергә теләмәгән барлык иганәчеләргә,

"Чәчәкләр" кибете хуҗасы Илшат Шакировка солдат әниләре һәм хатыннарына чәчәк бәйләмнәре биргәне өчен дә изге теләкләрне генә җиткерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев