Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат мәдәният йортында Гаилә бәйрәме оештырылды

Киләчәктә дә шундый бәйрәмнәрдә катнашырга насыйп булсын!

“Әлеге бәйрәмдә, "Мулла Илен" яклап, тормыш иптәшем Шакиров Райхан белән без дә рәхәтләнеп катнаштык, иң талантлы, иң уңган канашучы номинациясендә Мактау хаты белән буләкләндек.

“Кәҗәнең узенә караганда, мөгезе кыйммәт”, - дияләр иде безнең балачакта. Барлык авыллардан килгән катнашучылар арасында яшь буенча без иң өлкәннәре идек. Тырыштык, кулыбыздан килгәнне барсын да эшләдек.

Бөтен уеннар да бик куңелле итеп оештырылган, куңелләребез күтәренке, кәефләребез әйбәт иде. Көннең эсселегенә карамастан, үзебезне яшьләр арасында иркен тоттык, әле ярый әлеге бәйгедә катнаштык!

Чара азагында мул табын артында тәмле чәйләр эчтек, катнашучылар әзерләгән төрле ризыклар белән сыйландык.

Оештыручыларга, өстәл әзерләүчеләргә һәм дә Рамил Ринат улы Гөбәйдуллинга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә шундый бәйрәмнәрдә катнашырга насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.” - дип сөйләде Мулла Иле - Бузай авылыннан Миләушә Шакирова-Мәһдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев