Норлат биатлончылары сынатмый
Соңгы вакытта районыбыз биатлончыларының уңышлары турында ешрак ишетә башладык.
Менә бу юлы да Саратовта егетләр һәм кызлар арасында Бөтенроссия дәрәҗәсендәге стартларда җиңүләре турында хәбәрне шатланып кабул иттек.
Ярышлар җәен, билгеле инде, чаңгы роллерларында уза, пневматик винтовкадан аталар. 6 чакрым дистанциядә Норлаттан Рәмзил Хәйруллин җиңү яулады, 5 чакрымда исә авылдашы Дилбәр Заһидуллина дүртенче урынны алды. Икесе дә Норлат тренеры, биатлон буенча спорт остасы Данияр Гариповта шөгыльләнә.
– Безнең спорт мәктәбенең тренерлар составының тырышлыгы һәм профессиональлеге аркасында Зеленодольск районында биатлон зур алгарыш белән үсә, – дип билгеләп үтте 2нче спорт мәктәбе директоры Алексей Беспамятнов. – Балалар республика һәм Бөтенроссия ярышларында тотрыклы катнаша. Җиде кеше Татарстан Республикасының яшүсмерләр җыелма командасы составына керә, тагын икесе – кандидатлар. Җыелма командага керүчеләрнең өчесе – норлатлылар.
Бу уңышта Данияр Гариповны гына түгел, тренер Юрий Михайловның, шулай ук ату буенча белгеч Евгений Лебедевның да керткән өлешен билгеләп үтәсем килә.Хәзер Яшел Үзән биатлончылары Россия беренчелегендә чыгыш ясарга әзерләнә, ул Смоленскида узачак. Спортчыларыбызга әлеге дәрәҗәле ярышларда уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев