Норлат балалар йортының үз остаханәсе бар
1 июнь Халыкара балаларны яклау көнендә Норлат балалар йортында зур бәйрәм оештырылды – сәнгать остаханәсе ачылды.
Әлеге матур чараны юкка гына бу көнгә туры китермәгәннәр, алар өчен бу – икеләтә бәйрәм. Чөнки кунакларның берсе дә буш кул белән килми, һәммәсендә – бүләк, тәм-том.
Тантаналы чарада ТР прокуроры урынбасары Александр Чеховской һәм Яшел Үзән прокуроры Дмитрий Ерпелев, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева, «Хан йорты» компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов катнашты.
Чараны балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин ачып җибәрде. Ул килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, балаларны бәйрәм белән котлады.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән балаларны Рәисә Афанасьева тәбрикләде.
– Бүгенге изге чарада барыгызны да сәламләвемә шатмын. Норлат балалар йортында бүген 33 бала тәрбияләнә, мәктәп яшенә кадәр өч бала да бар. Биредә малай-кызларны яраталар һәм төрле юнәлешләрдә үстерергә тырышалар. Барыгызны да бәйрәм белән! – диде ул.
Чыннан да, бу остаханә балаларны хезмәткә өйрәтергә, булган сәләтләрен арттыру, үстерү өчен төзелгән. Егетләрнең биредә кызыксынып, мавыгып тимерчелек белән шөгыльләнүләрен күргәч, рәхәт булып китте, димәк бу эшкә юкка гына алынмаганнар.
– Минем өчен бу һөнәр бик кызыклы, төрледән-төрле матурлык тудырасым килә, шуңа да бу өлкәдә үземне сынап карарга булдым, – ди биредә тәрбияләнүче Данил.
Данилның хыялы үзе ясаган тимер чәчәкле койма белән балалар йортының тирә-юнен уратып алу икән. Шуны да әйтергә кирәк, биредә тырышам, эшлим дисәң, барлык шартлар да тудырылган. Төрле этап өчен аерым бүлмәләр булдырылган һәм алар барысы да кирәкле материаллар белән җиһазландырылган.
- Балалар иң матур, иң саф, иң чиста кешеләр. Алар булган җирдә күңелләр йомшара, шуңа да яхшы урыннар, яхшы шартлар булсын дип ярдәм итәргә тырышабыз. Бәйрәм уңаеннан һәрбер балага сәламәтлек, үзенең максатларына, хыялларына ирешүен телим, без һәрчак янәшәдә булырбыз, – дип матур теләкләрен җиткерде «Хан йорты» компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов. – Безнең тормышта ятим балалар булмасын, һәркем тулы гаиләдә тәрбияләнсен иде.
Бәйрәм көнендә балалар кунакларны бушлай җибәрмәде, бик матур концерт нормерлары әзерләгәннәр. Егет-кызларның осталыкларына сокланмаган бер генә кеше дә булмагандыр биредә, ул гына да түгел, кунаклар да балаларга кушылып җырлап та утырды. Хәтта көчле ир-егетләребезнең дә күзләрендә яшь тамчылары ялтырады. Соңыннан ачык һавада балалар да, килгән кунаклар да пылау, төрле тәм-томнар белән сыйланды.
Язмамны тәмамлап шуны әйтәсем килә, биредә балалар дип, җаннарын бирергә әзер зур йөрәкле, нечкә күңелле кешеләр эшли. Бу аларның гамәлләреннән үк күренеп тора. Газиз баласы күк яратып торучы хезмәткәрләр булганда, бу балалар беркайчан да ятим булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев