Узган ялларда Дмитрий Бурмакин һәм аның актив командасы Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләренә онытылмас лык өч көнлек ял бүләк итте.
Балалар Марий Эл Республикасының Звенигово районында ял итеп, су коендылар, учакта пешкән тәмле ризыклар белән сыйландылар, маршмеллоу кыздырдылар һәм палаткаларда кундылар. Кичләрен учак янында җырлар җырлап, күңелле хатирәләр тупладылар.
Чын күңелдән Дмитрий Бурмакинга, балалар яратып «Дим Димыч» дип йөрткән дустыбызга, һәм аның искиткеч командасына зур рәхмәт белдерәбез! Аларның ярдәме белән балалар өчен бу ял онытылмаслык мизгелләргә, шатлыкка һәм җылы хисләргә бай чын бүләк булды.
Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина
Нет комментариев