Fashion kids – бу гади генә конкурс түгел, бу һәр баланың үзенең кабатланмаслыгын һәм сәләтен ача ала торган тулы бер дөнья.
14-15 февраль көннәрендә Казан шушы якты вакыйганың үзәгенә әверелде. Республикабызның төрле почмакларыннан җыелган талантлар арасында Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре дә бар иде.
- Йолдызлы мизгелләр: Ильвина белән Алинә – ике якты йолдызчыгыбыз – сәхнәдә үзләрен чын профессионаллар кебек тоттылар. Мода күрсәтүе, нәфис хәрәкәтләр һәм мавыктыргыч фотосессия... Бу көн аларның хыялын чынбарлыкка ашырды! Оештыручыларга зур рәхмәт! Сез кызларга үзләрен затлы таҗлар кигән чын принцессалар итеп хис итәргә мөмкинлек бирдегез. "Fashion kids" – ул балаларның үз көченә ышанычын ныгытучы зур адым, - дип яза Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.
Нет комментариев